Мы в социальных сетях

Шәһәр Башкарма комитеты Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге (төзелеш, архитектура, җирдән файдалану) Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары муниципаль хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрә. Ул 14 майда 11:00 сәгатьтә шәһәр мэриясендә узачак. 

Вазыйфага дәгъва кылучыларга эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары белем, муниципаль хезмәт стажы кимендә ике ел яки белгечлек буенча кимендә дүрт ел эшләү стажы булу кебек квалификация таләпләре куела. 

Конкурска документлар 13 майның 17:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 392 кабинет, элемтә өчен телефон (8552) 30-56-31. Кабул итү вакыты 8:00дән 12:00 сәгатькә кадәр һәм 13:00тән 17:00гә кадәр. Бирелгән квалификация таләпләре, хезмәт килешүе проекты турында тулырак мәгълүматны биредә карарга мөмкин.

Сишәмбе, 23 апрель 2019, 16:51