Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Шатлык» яшьләр үзәгендә совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Сугышчан җыр театры» шәһәр конкурсының сайлап алу туры узды.

Катнашучылар жюри игътибарына әдәби-музыкаль композицияләр, сәхнәләштерелгән эшләр һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы җырлар инсценировкаларын тәкъдим иттеләр. Үз чыгышларында командалар совет халкының батырлыгын данладылар.

Конкурс критерийлары нигезендә җиңүчеләр билгеләнде: «Тамашачылар мәхәббәте призы» номинациясендә 48 нче мәктәп җиңү яулады. «Йолдыз» программасы җитәкчесе призына 38 нче мәктәп лаек булды, шулай ук 12 нче мәктәп беренче урынны алды. 2 урында – 84 нче лицей, 25 нче мәктәп командалары, 3нче урынга «Бригантина» яшүсмерләр клубы, 41 нче мәктәп чыкты. Чарада барлыгы 170 кеше катнашты.

Чәршәмбе, 17 апрель 2019, 15:18