Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышы булды. Депутатлар шәһәр инклюзив мәгариф системасы турында фикер алышты. Аның ничек оештырылуы һәм ничек эшләве турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, шәһәрдә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле 3699 бала яши. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 54 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларда табиб педиатрлар, офтальмологлар, ортопедлар һәм тар белгечләр күзәтүе астында сәламәтләндерү эше алып барыла. Аларга 1702 бала йөри. Һәркем өчен психофизик үсеш үзенчәлекләрен һәм шәхси мөмкинлекләрне исәпкә алып индивидуаль белем бирү маршруты эшләнгән.

Яр Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да белем алу өчен вариатив шартлар тудырылган.  Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен гомуми белем бирү мәктәпләрендә - 1279, урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә 257 бала белем ала. Физик мөмкинлекләре чикле мәктәп яшендәге балаларны укыту 100 %ны тәшкил итә.

"Инклюзив белем бирүне гамәлгә кертү катлаулы һәм күп этаплы процесс булып тора. Татарстан Республикасы коррекция учреждениеләре челтәрен саклап кала алды, бу уңай момент, чөнки баланың бер варианттан икенчесенә күчүе кирәк булган очракта, сайлау мөмкинлеге булырга тиеш", - диде Рамил Хәлимов. Шул ук вакытта хакимиятнең бурычы –  авыру бала тәрбияләүче ата-анарга ярдәм итү дип билгеләп үтеп.

Бүгенге көндә шәһәрнең 69 гомуми белем бирү учреждениесендә 74 педагог-психолог, 30 укытучы-логопед, 9 тьютер эшли. Бүгенге көндә шундый ихтыяҗ. Моннан тыш, 214 педагог квалификация күтәрү узды.

Рамил Хәлимов фикеренчә, кайбер проблемалар да бар, алар арасында педагогларның физик мөмкинлекләре чикле балалар проблемалары турында тиешенчә белмәүләре. 25тән артык укучы сыйдырышлы классларда, аерым бала өчен индивидуаль уку планын тормышка ашыру буенча кыенлыклар бар һәм бу өлкәдә башка проблемалар да юк түгел.

Утырышта катнашучылар инклюзив мәгариф системасында эшләүче педагоглар өчен квалификация күтәрүнең махсус курсларын оештыру мөмкинлеген карарга, кече яшьтәге балаларга коррекцион-педагогик ярдәм күрсәтү максатыннан кабинетлар санын арттырырга, СанПиН таләпләренә туры китереп инклюзив класслар комплектларга кирәк дигән фикергә килделәр.

Чәршәмбе, 17 апрель 2019, 15:34