Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Россия балалары – 2019" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең беренче этабы башланды. Чара кысаларында полиция һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре уку йортларына, шәһәрнең белем бирү учреждениеләренә йөри һәм яшьләрнең массакүләм ял итү урыннарын тикшерә. Полиция инспекторлары шәһәр наркология диспансеры белгечләре белән берлектә төрле психоактив матдәләрне кулланудан зарарлы нәтиҗәләр килеп чыгуы, наркотикларга бәйлелектән котылу юллары турында сөйлиләр, квалификацияле ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат бирәләр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре идарәдә ышаныч телефоны эшләве турында искәртә, аның буенча наркопритоннарда наркотиклар тарату һәм куллану фактлары турында аноним рәвештә хәбәр итәргә була. Ышаныч телефоны номеры: 37-90-10.

Пәнҗешәмбе, 25 апрель 2019, 08:32