Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Язгы санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәр территориясендә өмәләр оештырылды. Анда 506 оешмадан 13 530 кеше катнашты, 60 берәмлек техника җәлеп ителде. 142,8 га мәйданда чистартылды, 427 куб. метр чүп чыгарылды. 1560 төп агач һәм куак санитар киселде, 130 төп яшел үсенте утыртылды. "Чиста шәһәр" экологик акциясе кысаларында, «Горзеленхоз» ААҖ хезмәткәрләре,"ТИСБИ" Идарә университетының Яр Чаллы филиалы студентлары һәм 24 нче мәктәп укучылары белән берлектә, 20 нче һәм 26 нчы микрорайоннарда, 7 нче шәһәр һәм , 4 нче балалар хастаханәсе, 26/23 нче торак йорт территорияләре җыештырылды. Район территориясеннән 26 куб. метр көнкүреш һәм үсемлек калдыклары чыгарылды.

"ПАД" хезмәткәрләре "Производственный тыкрыгы"  районында кар өемнәрен тарату эшен дәвам иттеләр. Башкарма комитет хезмәткәрләре 6 комплекс ягыннан Х. Туфан проспекты  буенча газоннарны рәткә китерүдә катнаштылар. «Мәдәният һәм ял паркы» хезмәткәрләре тарафыннан Сидоровка паркын санитар чистарту эшләре оештырылды, Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары "Первая автодорога"дан Жуков урамына һәм Аэродром урамына кадәр территорияне чүп-чардан чистарттылар. Шулай ук «Жемчужина» санаторие һәм Мәләкәс елгасының яр буе линиясе чистартылды. «Подрядчы» ПСТ үзенең җитештерү базасы территориясендә һәм аның янәшәсендәге территориядә чәршәмбе өмәсе, «АНГ-Холдинг» ҖЧҖ «Междуречье» территориясен һәм 17А/1 торак йорты территориясендә җыештыру үткәрде. «Чаллы электр челтәрләре» компаниясе Мәскәү проспекты буйлап (Х. Туфан проспектыннан «Ак мәчет» тукталышына кадәр) территорияне җыештырдылар. "КАМАЗ" ААҖ двигательләр заводы коллективы 52 комплекс периметры буенча территорияне чистартуда катнашты. Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре Энтузиастлар бульварында эшләделәр. 

Комсомол районы территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре үз активистлары белән үзләренә беркетелгән территорияләрне төзекләндерүне дәвам итәләр. 

Территорияләрне төзекләндерүгә автокаланың күп кенә оешмалары һәм предприятиеләре дә кушылды.

Чәршәмбе, 17 апрель 2019, 16:48