Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Шатлык" яшьләр үзәгендә «Без хәтерне кадерләп саклыйбыз» зона иҗат фестиваль-конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Сайлап алу туры 24 апрель көнне "Шатлык" яшьләр үзәгендә узачак. Конкурс балалар (12-16 яшь), яшьләр (17-30 яшь) номинацияләре буенча үткәрелә. Фестиваль-конкурска түбәндәге жанрлар тәкъдим ителә: нәфис сүз (шигырьләр, проза), әдәби-музыкаль композиция, спектакльдән өзек, вокаль композиция, хореографик композиция, миниатюра, пантомима, скетч, театральләштерелгән күренеш, ирекле форма. Катнашу өчен гаризалар 23 апрельгә кадәр  mc-shatlyk@mail.ru электрон почта адресына «Без хәтерне кадерләп саклыйбыз» тамгасы белән кабул ителә. 

Нигезнамә һәм гариза формасы монда урнашкан: http://mc-shatlyk.ru/zonalnyy-tvorcheskiy-festival-konk-2/  "Вконтакте" челтәрендәге төркем: https://vk.com/wall-35146095_3256.

Пәнҗешәмбе, 18 апрель 2019, 08:13