Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Яр Чаллыда эшлә!" шәһәр һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында 2нче гимназиянең 10 сыйныф укучылары Пенсия фонды идарәсендә  булдылар. Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре балалар өчен экскурсия оештырды: укучылар контакт-үзәк, клиентлар хезмәте һәм персонификацияләнгән исәпкә алу бүлеге эшен карадылар. 

Аннары конференц-залда Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов катнашында түгәрәк өстәл узды. Ул балаларга Россия Пенсия фондының төп функцияләре, алар тарафыннан күрсәтелә торган электрон сервислар һәм хезмәтләр турында сөйләде. 

"Киләчәк кадрлар белән эшләү идарә тарафыннан күптән алып барыла, шул ук вакытта инициативаны педагоглар, кадрлар хезмәте дә күрсәтә. Бездә Казан инновацион университеты филиалы, Казан федераль университеты белән хезмәттәшлек җайга салынган, шулай ук вакансияләр ярминкәләрендә актив катнашабыз. Практиканы уңышлы узганнан соң, күп кенә студентлар безнең хезмәткәрләребезгә әйләнә", - дип билгеләп үтте Эдуард Фәттахов.

Пәнҗешәмбе, 18 апрель 2019, 08:07