Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17 апрельдә Дәүләт Думасы беренче укылышта контроль-касса техникасын куллану тәртибен оптимальләштерү буенча закон проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина кертелә торган үзгәрешләрне шәрехләде: «Закон проекты хокук куллану практикасын исәпкә алып контроль-касса техникасын гадиләштерүгә юнәлдерелгән. Ул, читтән торып эшләүче касса аппаратын кулланып, курьерларны җәлеп итеп, пассажирлар һәм багаж транспорт белән (шул исәптән машина йөртүчеләргә һәм кондукторларга) сәүдә итү кебек эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы эшмәкәрләргә чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә. Сатучылар кәгазь касса чегы бастырып чыгармаска, ә сатып алучыга QR-код бирергә мөмкин. ТКХ өлкәсендә закон проекты касса чегы урынына киләсе ай өчен аерым реквизитларны бастыру яисә клиент таләбе буенча касса чегы бирү хокукын күздә тота».

Закон проекты белән шулай ук мәгариф, саклау һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт күрсәткән өчен физик затлар тарафыннан кертелгән беренчел түләүне зачет яки кире кайтару рәвешендә исәп-хисап ясаганда, ай эчендә барлык исәп-хисаплары турында белешмәләрне үз эченә алган касса чегы 5 көн эчендә формалаштыру тәкъдим ителә.

Пәнҗешәмбе, 18 апрель 2019, 09:34