Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Экспо-Кама" күргәзмәләр үзәгендә иртәгә "Барысы да гаилә өчен" дигән хезмәтләр ярминкәсе үз эшен башлап җибәрә. Ул ике көн дәвамында, 20 апрельгә кадәр узачак. "Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы" Берлеге генераль директоры Фәрит Бәшәров сүзләренә караганда, әлеге ярминкә 2015 елдан башлап ел саен Сәүдә-сәнәгать палатасы уздырган «Ипотека көннәре»нең дәвамы булып тора. «Бу юлы, узган ярминкәләрдә катнашучылар үтенече буенча, без тәкъдим ителгән оешмаларның спектрын шактый киңәйттек. Биредә төзүчеләр һәм банкирлар гына түгел, дәүләтнеке булмаган медицина учреждениеләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре: гаилә үсеше үзәкләре, балалар техник түгәрәкләре, төрле секцияләр, балалар лагерьлары вәкилләре дә булачак. Ярминкәдә безнең шәһәрнең әйдәп баручы юристлары катнашачак, алар чаллылыларга гаилә хокукы, Җир һәм Хезмәт кодексы мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. Банк вәкилләре автомобиль, торак һәм башка күчемсез милек сатып алу буенча үзләренең кредит продуктлары турында сөйләячәкләр. Чарада шулай ук Салым инспекциясе һәм Пенсия фонды белгечләре дә катнашачак», - дип аңлатты ул.

Ярминкәне оештыручылар аның форматын тагын ике чара: кыйммәтле призлар һәм «минем гаиләм» шәһәр балалар рәсем конкурсына йомгак ясау тантанасы белән киңәйтте.

"Безнең шәһәр балалары конкурсына бик күп яхшы рәсемнәр тәкъдим ителде, алар кыйммәтле бүләкләр, призлар алачак", - диде Фәрит Бәшәров, ярминкә чаллылылар өчен кызыклы һәм файдалы булачагына шикләнмичә. 

Барлык консультацияләр бушлай булачак. Ярминкәләр 10:00нан 16:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чараны Яр Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм шәһәр Башкарма комитеты оештыра. Белешмәләр өчен телефон: 57-38-12.

Пәнҗешәмбе, 18 апрель 2019, 11:04