Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Мин татарча сөйләшәм!» республика акциясе кысаларында быел Яр Чаллыда яңа чаралар узачак. Алар арасында «Татар дозоры» квест-уены, музыкаль бәйге, Габдулла Тукайның туган көненә перформанс һәм Казан музыкантлары катнашында йомгаклау гала-концерты. Бу хакта  Бөтендөнья татар яшьләре форумының Яр Чаллы шәһәрендәге вәкиле Гүзәл Әхмәтгәрәева хәбәр итте.

Гүзәл Әхмәтгәрәева билгеләп үткәнчә, бүген Г. Тукай исемендәге яр буенда һәм Үзәк урамында «Татар дозоры» квест-уены узачак. Ул иртәнге сәгать 10:00га планлаштырыла. Квест-уенда катнашучыларның гомуми саны 100дән артык кешене тәшкил итәчәк. Катнашучылар, ә бу 15 мәктәп командасы, алар тарихи, иҗади һәм фикерләүгә төрле сынаулар узачак. "Татар дозоры" квестының төп темасы - «Узган гасыр башы татар сәүдәгәрләре". Җиңүчеләрнең исемнәре 27 апрель көнне 15:00 сәгатьтә гала-концертта игълан ителәчәк. Концерт "Сәүдә кварталы" сәүдә үзәгендә оештырыла. 

Шулай ук Габдулла Тукайның туган көненә перфоманс планлаштырылган. Бу - Чаллы яшьләре уйлап тапкан проект. Аның эчтәлеге 26 апрельдә билгеле булачак.

Шимбә, 20 апрель 2019, 09:18