Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды. Җиңү көне алдыннан районда яшәүче ветераннарга Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Ветераннарны Комсомол районы администраиясе башлыгы Александр Кислов котлады.

Габдрахман Гыймазетдин улы Гыймазетдинов Татарстан Республикасы Тукай районы Әҗмәкәй авылында туган. Урта мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлаган. 1943 елның августында фронтка алына. Коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә. Хәрби хезмәтне 1950 елда тәмамлый. Габдрахман Гыймазетдинов "Ватан сугышы", "Хезмәт Даны" орденнары һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 1952 елда ул Тәскирә Салих кызына өйләнә һәм гаиләсе белән бергә Чаллы районының Иштирәк авылына күчеп килә. Габдрахман Гыймазетдин улы Леспромхоз предприятиесендә шофер булып эшли. 1956 елда гаиләсе Яр Чаллыга күчеп килә, анда лаеклы ялга чыкканчы авыл хуҗалыгы техникасы предприятиесендә шофер булып эшли.

Сәлахов Госман Әхмәд улы Мөслим районының Митрәй авылында туган. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. 1943 елның 9 гыйнварында армиягә алына. Белоруссия фронтында хезмәт итә. Хәрби исеме: рядовой. Госман Әхмәт улы «II дәрәҗә Ватан сугышы» ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Сугыш тәмамланганнан соң 1946 елның 25 октябрендә тракторчы әзерләү курсларына укырга керә. 1952 елда ул механикалаштыру училищесында эшли башлый һәм 25 ел дәвамында булачак авыл хуҗалыгы механизаторларын укыта. Лаеклы ялга Госман Әхмәт улы, 15 ел слесарь булып эшләгәннән соң, ПОПАТ предприятиесеннән китә.

Пәнҗешәмбе, 18 апрель 2019, 13:24