Татарстан Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов Яр Чаллыда гражданнарны кабул итте. Очрашу бүген шәһәрнең сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Игорь Павлов белдергәнчә, мондый очрашулар традицион булып тора һәм ел дәвамында республиканың барлык районнарында үткәрелә.
«Безнең максат-гражданнарны кабул итү, эшмәкәрләр белән аралашу, гражданнарны борчыган проблемаларны аңлау, урында хәл итәргә тырышу. Урында хәл итә алмаган очракта, исәпкә алу һәм ул сорауларга законда билгеләнгән вакытка җавап бирү»,-дип аңлатты җитәкче урынбасары.
Аның сүзләренә караганда, эшмәкәрләрне барыннан да ешрак дәүләт сатып алулары мәсьәләләре, сатуларда, тендерларда катнашу, бөлгенлеккә төшү турындагы законнар кысаларында сатып алу һәм сату, нигезсез тайпылышларга кагылышлы мәсьәләләр борчый. Халыкны, кагыйдә буларак, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү мәсьәләләре кызыксындыра: «Биредә безнең өлкә турыдан-туры түгел хәл итми, әмма тиешле органнар белән тыгыз элемтәдә торабыз һәм бу мәсьәләләрне бергә эшкәртәбез», - дип өстәде ул.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 18 апрель 2019, 13:43