Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан автокаланың Ветераннар советы Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән очрашу оештырды. Ветераннарны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов каршы алды.  Фронтны узган чаллылылар чәй өстәле артында сугыш чоры турында искә төшерделәр.

Мисхәт Гыйләҗев бик күп фронт юллары үткән. Анда ул үз теләге белән китә, аңа шул чакта нибары 18 яшь тулган була. Сугыш елларында Мисхәт Гыйләҗев дүрт тапкыр яралана. Госпитальдән соң һәрвакыт фронтка кайта. Аның бүләкләре арасында беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кенигсбергны алган өчен һәм сугышчан казанышлары өчен медальләр, Германияне җиңгән өчен медаль дә бар. Әмма  фашист Германиясен тар-мар итүгә керткән өлеше өчен Сталин тарафыннан бирелгән грамота - аның өчен аерым горурлык.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Яр Чаллыда Ветераннар советы 2000нән артык ветеранны берләштерә. Шуларның 106сы сугышта катнашучы, 43е фашист концлагерьлары тоткыны, блокададагы Ленинградта яшәүче 11 кеше бар, 1 372 тыл хезмәтчәне һәм ирләре яу кырында һәлак булган, шулай ук ирләре сугыштан кайткач вафат булган 549 тол хатын бар.


Пәнҗешәмбе, 18 апрель 2019, 14:15