Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Дәүләт Думасы "Ипотека каникуллары" турында закон проектын ахыргы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина бу турыда үз фикерен әйтте: "Ипотека каникуллары" турындагы закон" президент закон чыгару инициативалары пакетыннан беренчеләрдән булып карауга алынды һәм ул авыр тормыш шартларына дучар булган гражданнарның милек хокукларын яклауга юнәлдерелгән. "Ипотека каникуллары" - аңа мохтаҗ кешеләргә реаль ярдәм. Закон проектына өстәмә консультацияләр барышында төзәтмәләр кертелүе мөһим, алар өлешләп милектәге торакка ипотека кредиты шартнамәләрен мәҗбүри нотариаль раслаудан котылырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, закон элегрәк төзелгән кредит килешүләренә дә кагыла".

"Ипотека каникуллары" ярты елга кадәр авыр тормыш хәлендә калган заемчыга (туендыручысын югалту, 2 ай дәвамында вакытлыча эшкә сәләтсезлек, I яки II төркем инвалид, ир белән хатынның гаилә кеременең 30% тан артыгракка кимүе) бирелергә мөмкин. Теләк буенча кредит йөкләмәләрен үтәүне туктату яки түләүнең күләмен киметү мөмкин. Шулай ук «Ипотека каникуллары» чоры дәвамында ипотека түләтү турында мөрәҗәгать итү рөхсәт ителми, ягъни залогка тапшырылган бердәнбер торак тартып алына алмый.

Пәнҗешәмбе, 18 апрель 2019, 14:55