Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында 1957-1966 елда туган барлык хатын-кызлар һәм 1953 -1967 елгы ир-атларның бер тапкыр түләнә торган акча алу хокукына ия булуы турында ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлгән, чөнки алар тупланма пенсиягә акча күчергән һәм моның өчен янәсе ашыгыч рәвештә Пенсия фондына гариза язарга кирәк. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, бер тапкыр түләнә торган акча барлык гражданнарга да түләнми. Монда берничә төр чикләүләр каралган: беренчесе – пенсия тупланмалары акчалары булу һәм икенчесе – картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү яки хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен 55 һәм 60 яшькә җитү мөһим. Пенсия тупланмаларының шәхси  счетта булуын Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинетында тикшерергә була.

Белгечләр белдерүенчә, пенсия тупланмаларының акчалары түбәндәгечә формалаша: 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк хезмәткәрләрдә (пенсиянең тупланма өлешен финанслауга иминият кертемнәре 2002 елдан хәзерге вакытка кадәр күчерелә); 1953-1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызлар арасында (пенсиянең тупланма өлешенә иминият кертемнәре 2002-2004 елларда күчерелгән); пенсия тупланмаларын формалаштыруны дәүләт финанславы программасында катнашучыларга. Финанслау программасына гаризалар кабул итү 2014 елның 31 декабрендә тәмамланды. Программада 2008 елның 1 октябреннән 2014 елның 31 декабренә кадәр гариза биргән һәм 2015 елның 31 гыйнварына кадәр беренче взнос керткән чаллылылар катнаша.

Шикле очракларда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге Чаллы халкына Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Пәнҗешәмбе, 18 апрель 2019, 16:29