Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

RAEX рейтинг агентлыгы (РАЭКС-Аналитика) мәктәп укучылары илнең иң яхшы югары уку йортларына керү буенча еллык биш тикшеренү уздырды. Чаллының ике мәгариф учреждениесе – 26нчы гимназия һәм  А. С. Пушкин исемендәге 78нче лицее югары уку йортларына укырга кергән укучылар саны буенча Россиянең 300 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кертелде. Алар 120 һәм 133 урыннарны били. 

Россиянең алдынгы югары уку йортларына мәктәп укучылары керүгә багышланган тикшеренүләрне RAEX агентлыгы 2015 елдан бирле үткәрә. Мәктәпләр рейтингында Россиянең алдынгы югары уку йортлары тарафыннан кабул итү кампанияләре турында эксклюзив мәгълүмат туплана. Рейтинг агентлыгы билгеләп үткәнчә, мәктәпләр рейтинглары әзерләгәндә RAEX куллана торган мәгълүмат массивлары даими рәвештә арта бара.

Пәнҗешәмбе, 18 апрель 2019, 16:34