Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Үткәннәрне саклап – киләчәкне булдырабыз» хәрби-патриотик уены "Нур" яшьләр үзәгендә узды. Анда шәһәрнең урта һәм югары уку йортларының 17 командасы катнашты. Катнашучыларга 15 этап узарга кирәк иде, анда алар автомат сүтеп җыю, беренче ярдәм күрсәтү, противогаз кию һәм башка биремнәр  буенча көч сынашты. Шулай ук балалар Бөек Ватан сугышы орденнары һәм медальләрен, герой-шәһәрләрне белүгә сынау тоттылар.

Нәтиҗәләр һәм йомгак ясау май аенда булачак. 

Җомга, 19 апрель 2019, 08:08