Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 нче балалар иҗат йортында Комсомол районы хакимияте инициативасы белән Җирле үзидарә көненә багышланган чара узды. Чарада Комсомол районы администрациясенең мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге башлыгы Алсу Хамматова, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең шәһәр Башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге белән хезмәттәшлек буенча  киңәшчесе Дмитрий Колесников һәм укучылар шәһәр Советы активы катнашты. 

Чараның максаты – мәктәп укучылары белән тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә ведомствоара хезмәттәшлекне тәэмин итү; социаль әһәмиятле яшьләр проектларын һәм программаларын тормышка ашыруда укучыларның көчләрен берләштерү. Чара барышында Дмитрий Колесников шәһәр Советы активын Татарстан Республикасы яшьләр хөкүмәте эше һәм шәһәребездә гамәлгә ашырыла торган проектлар белән таныштырды. Аннары эшлекле уен булды, аның максаты булып яшүсмерләрнең сәяси һәм хокукый культурасын формалаштыру тора. Уен квест рәвешендә үткәрелде, активистлар дүрт командага бүленеп төрле биремнәр кергән дүрт станция уздылар. Чара ахырында командаларга сәламәтлек саклау, мәдәният һәм сәнгать, фән һәм мәгариф, хокук тәртибе темаларына агитацион листовкалар эшләү йөкләнде.

Җомга, 19 апрель 2019, 09:28