Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының академик В.И. Кулаков исемендәге акушерлык гинекология һәм перинаталогия милли медицина тикшеренү үзәгенең экспертлары КБМҮнең перинаталогия үзәгендә йөкле, бала табучы һәм яңа туган сабыйларга медицина ярдәме күрсәтү тәртипләренең планлы аудитын уздырдылар. Делегацияне Акушерлык институты директоры, медицина фәннәре доценты Роман Шмаков җитәкләде.

Комиссия башта КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбарәкшин һәм хатын-кызлар консультациясе мөдире, шәһәр буенча баш, штаттан тыш акушер-гинекологы Светлана Фирстова докладларын тыңладылар. Аннары экспертлар Перинаталь үзәкнең эше белән таныша алдылар. Аудит документларга җентекле анализ ясау, оешманың структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм персоналы белән әңгәмә, эш урыннарында процессларны күзәтү, инфраструктура һәм җитештерү мохитенең торышы кебек ысулларда төзелде.

Уздырылган аудит нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында фикер алышачаклар.

Җомга, 19 апрель 2019, 10:34