"Яр Чаллыда эшлә!" шәһәр һөнәри юнәлеш бирүче акциясе кысаларында "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр автокаланың «Сугыш ветераннары госпитале»ндә булдылар. Госпиталь хезмәткәрләре балаларга медицина оешмасының тарихын сөйләделәр һәм экскурсия үткәрделәр. Укучылар картотеканы карадылар, электр дәвалау, җылылык белән дәвалау, ЭКГ кабинетларында булдылар. Дәвалау физкультурасы кабинеты аларда аеруча зур кызыксыну уятты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 19 апрель 2019, 12:00