Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр администрациясендә шәһәр территориясендә җәйге кафе, веранда, мәйданчыклар эшен оештыру буенча киңәшмә узды. 2019 елның язгы-җәйге чорында җәмәгать туклануы сезонлы объектларында хезмәт күрсәтергә планлаштыручы хуҗалык субъектлары вәкилләренә, шәһәр Башкарма комитетының Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсе хезмәткәрләре; Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы; Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе; Россия Федераль салым хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча идарәсе; Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан Чаллы шәһәрендә сезонлы җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтүне регламентлаучы гамәлдәге норматив документлар таләпләре аңлатылды. Шәһәр территориясендә 30дан артык җәйге кафе, веранда, мәйданчык урнаштыру планлаштырыла.

Шимбә, 20 апрель 2019, 09:57