Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда территорияләрне санитар чистарту буенча икеайлык кысаларында шәһәрне җыештыру һәм төзекләндерү буенча чаралар дәвам итә. Бүген шәһәр Советы депутаты, "Профит" компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов җитәкчелегендә компания хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән Комсомол районы территориясен җыештыруда катнашы.

Компания хезмәткәрләре, мәктәп депутатлары, автомеханика техникумы, Батенчук исемендәге көллият укучылары шулай ук ТИҮ җитәкчеләре, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре узган елгы үләнне һәм яфракларны чистарттылар, көнкүреш чүп-чарларын җыештырдылар, агачлар агарттылар һәм утырттылар, Комсомольский паркы һәм Сидоровка поселогы паркы территориясендә чәчәк түтәлләрен һәм клумбаларны тәртипкә китерделәр.

Компаниянең үзендә эшләүче 200дән артык кеше, шулай ук укучылар һәм студентлар катнашты, 15 берәмлек техника, 100 куб. метрдан артык төрле чүп-чар чыгарылган. 4 гектар территория чистартылды.

Шимбә, 20 апрель 2019, 10:23