Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

22 апрель көнне 15:00 сәгатьтә 29нчы гимназиядә КамАЗ төзелеше тарихына багышланган күчмә фотокүргәзмә ачыла. Ике атнага мәктәп музей режимында эшләячәк, ә экскурсоводлар сыйфатында өлкән сыйныф укучылары чыгыш ясаячак. 

Музейның фәнни хезмәткәрләре укучылар өчен рус һәм татар телләрендә текстлар әзерләде. КАМАЗ музее завод төзелеше чорындагы кинохроника фрагментларын (аларны экскурсия вакытында күрсәтәчәкләр) һәм А2 форматындагы 20 фотосурәтне тәкъдим итте. Кадрларда Яр Чаллыда машина төзелеше комплексын торгызуның төрле чорларыннан, "КАМАЗ"автомобиле модельләренең үзгәреш кичерүе тасвирланган.

Проект Кама автомобиль заводы төзелешен башлап җибәрүгә 50 ел тулуга багышланган. Анда уку елы ахырына кадәр шәһәрнең ике мәктәбе катнаша алачак. Аларның һәркайсында фотокүргәзмә ике атна дәвамында эшләячәк.

Шимбә, 20 апрель 2019, 11:12