Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөтенроссия акциясе кысаларында Үзәк шәһәр китапханәсе үзенең ишекләрен гадәти булмаган вакытта ачты. Бу елның Библиотөне "Бөтен дөнья – театр" дигән исем астында үтте һәм «Орхидея» мода театры ачып җибәргән бәйрәм концертыннан башланды. Кичә кунаклары өчен "Планка Мьюзик" продюсерлык үзәге коллективы иң яхшы номерларын башкарды, шулай ук анда Чаллы артистлары һәм башкалар катнашты. "New City" командасы һәм «Только мы» вокал-хореография студиясе чыгышы һәм Люция Штурм җитәкчелегендә ут тамашасы кичәгә аеруча ямь өстәде.

Бу көнне чара кунаклары Библиотөндә кая барырга, аны ничек файдалы үткәрергә, нинди юнәлеш сайларга үзләре хәл итте. Алар өчен күп кенә мастер-класслар эшләде, өстәл уеннары оештырылды. Кечкенәләр кул эшләре ясау белән мәшгуль булса, өлкәнрәкләр бер-береңә хат язу, театр юнәлешләрендә катнаша алдылар. «Театр-ул тормыш» викторинасында белемнәрен тикшерергә, шулай ук сирәк сүзләр уенында катнашырга мөмкин иде. 

Кече картиналар галереясендә Зөләйха Вәлиеваның күргәзмәсе эшләде. Рәссам үзенең иҗаты турында сөйләде, Алтай тауларына сәяхәт итүләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Вернисаж кунаклары өчен сәнгать көллияте студентлары башкаруында театр сәнгате дөньясыннан вокаль музыка яңгырады. Шулай ук «Театр, вакыт, тормыш...» тарих-туган якны өйрәнү музее фондларыннан күргәзмә оештырылды.

Икенче залда бу вакытта Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Гөлфия Фәйзрахманова иҗаты белән таныштылар, спектакльдән монолог тыңладылар һәм «Кодача» пьесасыннан өзекләрне карадылар. Артистның оныгы курай халык музыка уен коралында уйнады. Актлар залында рок сөючеләрне  Underground мәктәп рокы көтеп торды.

«Фонвизиннан Островскийга кадәр» фотозонасында теләге булган һәркем 18-19нчы гасырның китап геройлары образында фотога төшә алды.

Якшәмбе, 21 апрель 2019, 09:43