Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Һәр яз саен гомумшәһәр өмәсе кысаларында эшче яшьләр советы Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә өмә оештыра.

"Ремдизель" АҖ, Пенсия фонды идарәсе, кою заводы, двигательләр заводы, "КАМАЗ" ААҖ Фәнни-техник үзәге, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «ДОМКОР» ҖЧҖ, «Татэнерго» АҖ филиалы Чаллы ТЭЦ, Чаллы җылылык челтәрләре, Түбән Кама ГЭСы, "Бигеш" аэропорты АҖ, 88нче мәктәп, "Чаллы-Бройлеры" ҖЧҖ йорт территориясеннән чүп-чарны һәм былтырда калган яфракларны чистарттылар, шулай ук агачлар агарттылар, бордюрлар һәм вазоннарны буядылар, агачлар төпләрен казыдылар.

"Россия Пенсионерлар берлеге" активистлары интернат-йортта яшәүчеләр өчен Пасхага һәм 1 майга открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Яшьләр кунакка буш кул белән килмәде, алар чәйгә тәм-томнар алып килделәр.

Дүшәмбе, 22 апрель 2019, 10:19