Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Гомумшәһәр өмәсе кысаларында Яр Чаллыда территорияләрне җыештыру белән беррәттән агачлар да утыртылды.  Сөембикә проспекты буенча 19 комплекс ягына таба 40 зәңгәр чыршы пәйда булды. Агач утыртуда Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр Советы депутатлары, мэр урынбасары Флера Андреева катнашты. Агачлар утырту гомуми шәһәркүләм өмә кысаларында узды, аңа 27 меңнән артык кеше кушылды.

«Горзеленхоз» ААҖ генераль директоры Сәлим Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, утыртуга чыршыларны әзерләү өчен 20 ел кирәк булган: «Бездә республика, РФ белән чагыштырганда яшелләндерү җитәрлек, бу эш дәвам иттерелә. Яңа киңлекләр, урамнар, проспектлар барлыкка килә. Аннары яшел үсентеләрне яңарту, кисү, рәткә китерү эшләре үткәрелә.  Мондый эш ел саен алып барыла. Быел икеайлык кысаларында без биш меңгә якын агач һәм куак утыртырга планлаштырабыз».

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу атнада Яр Чаллы "Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акциясенә кушылачак. Агачлар утырту дәвам итәчәк.

Дүшәмбе, 22 апрель 2019, 14:00