Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ЭКСПО-Камада хезмәт күрсәтү ярминкәләре быел яңа форматта узды. Бу юлы консультантлар сафына банкирлар, төзүчеләр, риэлторлар, юристлар, ПФР һәм ИФНС белгечләре генә түгел, мәгариф һәм медицина вәкилләре дә басты. Нәкъ менә санап кителгәннәрнең соңгылары ярминкәгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.

Чара ачылуның беренче минутларыннан ук «Прозрения» белгечләренә зур чират тезелде. Гражданнар күрү сәләтен махсус аппаратта бушлай тикшертергә һәм офтальмологтан консультация алырга җыелдылар. Нигездә, бу пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән затлар. Әмма соңрак чарада катнашучы эшмәкәрләр үзләре дә мондый тикшерүне узу мөмкинлегеннән читтә калмадылар.

«Здоровье» клиникасының павильонына да кеше күп җыелды, анда кунакларга кан басымын һәм шикәр дәрәҗәсен үлчәү мөмкинлеге бирелде. "Авицена" чаллылыларга тест узарга һәм кайбер шартларны үтәгәндә, клиникада бушлай томографиягә купон алырга тәкъдим итте.

Чара кунаклары биоимпедансометрия, инфаркт һәм инсультның экспресс-диагностикасы мәсьәләләре буенча консультация биргән «Артсмед» вәкиленә дә мөрәҗәгать итә алдылар. Пенсия фонды хезмәткәрләренә һәм юристларга пенсия исәпләү мәсьәләсе буенча күп мөрәҗәгатьләр булды. Банкирлардан гражданнар кертемнәре буенча процент ставкалары белән кызыксындылар.

Мәгариф өлкәсе эшмәкәрләрен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Конференцияләр залында алар балалар өчен төсле стенд әзерләп җанлы атмосфера тудырдылар. Биредә тере үрмәкүч һәм елан булган «Күрсәтмә Биология» дә, төрле музыка коралларын тәкъдим иткән Rock School рок мәктәбе (җитәкчесе балаларга тәэсир иткән композицияне башкарды) дә бар иде. Моннан тыш,  белем бирү квесты белән күп кенә яшь чаллылыларны җәлеп иткән «Акыллы буын»,"КИТ" мультипликация мәктәбе вәкилләре дә бар иде.

Укучылар арасында мини-лотерея оештырылды, аның нәтиҗәләре буенча бәхетлеләр өстәмә белем бирү учреждениесенә бару өчен сертификатлар алдылар.

Дүшәмбе, 22 апрель 2019, 11:37