Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Haier Кытай компаниясе 70 см киңлектәге суыткычлар җитештерә башлый. Бу хакта бүген Haier суыткычлар җитештерү һәм 500 000 суыткычын чыгару заводының өч еллыгын бәйрәм итү уңаеннан үткәрелгән тантаналы чара барышында «Хайер Фридж Рус» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Сергей Седых хәбәр итте.

Ул ассызыклаганча, заводта уникаль җиһазлар кулланыла: «Без Россиядә беренчеләрдән булып яңа модель чыгары башлыйбыз, ул җитмешле платформа. Моңа кадәр бер генә компания дә үз производствосында "70" локаль суыткыч җитештерми. Россия базары өчен аерым модификацияләр ясалган. Бу Россия һәм Кытай дизайнерларының оригиналь хезмәте, Россия базары клиентлары ихтыяҗлары һәм таләпләре өчен махсус эшләнгән», – дип игътибар итте Сергей Седых.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа модельнең беренче үрнәге - бүген конвейердан төшкән 500 000 суыткыч.

Дүшәмбе, 22 апрель 2019, 13:58