Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Шатлык" яшьләр үзәгендә совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 74 еллыгына багышланган «Сугышчан җыр театры» шәһәр конкурсының финалы узды. Катнашучылар жюри хөкеменә сугыш турында җырлар һәм әсәрләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә конкурсның сайлап алу туры җиңүчеләре: «Бригантина» яшүсмер-яшьләр клубында шөгыльләнүчеләр, 41,48, 25, 12,38, 84 нче лицей укучылары чыгыш ясады.

Конкурсның финалында Б. Васильевның «Ә биредә таңнар тыныч...» повестеннән өзекләр, сугыш еллары җырларыннан попурри, Ф. Садриевның «Безнең авылның кызлары» спектакленнән өзекләр һәм башка әдәби-музыкаль һәм вокаль-хореографик күренешләр яңгырады.

Конкурсның мәртәбәле кунаклары һәм партнерлары җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.

Дүшәмбе, 22 апрель 2019, 14:51