Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Автокаланың яшь эшмәкәре - 2019" конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс «Ел ачышы», «Уңышлы старт», «Инновацион бизнес», «Автокала эшмәкәре», «Социаль эшмәкәрлек» номинацияләрен үз эченә ала.

Конкурс яшьләр арасында нәтиҗәле тормыш стратегиясе буларак эшмәкәрлекне популярлаштыру максатында үткәрелә. Проектны оештыручылар - «Яңа эш башлаучы эшмәкәрләр ассоциациясе» клуб берләшмәсе, «Заман» яшьләр үзәге, шәһәр Башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.

Конкурс турында нигезнамә биредә. Белешмә өчен телефон: 8 951 068 00 77.

Дүшәмбе, 22 апрель 2019, 14:58