Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

6 май көнне 16:00 сәгатьтә "Нур" яшьләр үзәгендә "Дөнья халык кухнясы" дигән интеллектуаль уен узачак. Конкурс "Мизгел" милли мәдәният клубы тарафыннан "Нур" яшьләр үзәге ярдәме белән яшь буынны милли ашларның төрле төрләре белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Конкурста катнашучыларга кухня, география һәм мәдәният юнәлешләре буенча сорауларга җавап бирергә кирәк булачак. 

Анда катнашу өчен 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге биш кешедән торган командалар чакырыла. Гаризалар 30 апрельгә кадәр «Дөнья халык кухнясы» тамгасы белән электрон адреска кабул ителә: mizgel1919@mail.ru. «Дөнья халык кухнясы» интеллектуаль уенына килгән һәркем татар дискотекасында катнаша алачак. Программада: караоке, заманча татар музыкасы, уеннар һәм конкурслар. Башлана 18:00 сәгатьтә.

Дүшәмбе, 22 апрель 2019, 17:02