Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Хәрәкәт» республика сәнгать иҗаты һәм спорт фестиваленең шәһәр этабы Яр Чаллыда узды. Педагоглар җитәкчелегендә иҗат берләшмәләре клубларның оригиналь һәм креатив күргәзмә-презентацияләрен әзерләделәр. Биредә солдат әйберләре экспозициясе, төрле фотозоннар, өстәл уеннары, балалар һәм педагогларның кул эшләнмәләре күргәзмәсе, фототасма, төрле техникаларда башкарылган картиналар, робот техникасы мини-күргәзмәсе, техник иҗат һәм башкалар тәкъдим ителде.

Сәхнәдә матур, гадәти булмаган номерлар бәйрәмнең кабатланмас атмосферасын тудырды. Концерт балалар һәм өлкәннәр күңелендә тирән тәэсир калдырды, күтәренке кәеф тудырды. Кунаклар һәм чарада катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар. 

Сишәмбе, 23 апрель 2019, 08:09