Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр тарихы музеенда ветераннар – Комсомол районы администрациясенең элеккеге хезмәткәрләре белән җирле үзидарә көненә багышланган «Буыннар бәйләнеше» дип исемләнгән очрашу узды. Кунакларны район хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева сәламләде. "Хөрмәтле хезмәттәшләр! Без сезнең белән горурланабыз һәм зур хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Яшь буын сезгә лаеклы булырга тырыша. Барыгызга да нык сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек телим", - диде ул.

Кызыклы экскурсиядән соң, кунаклар чәй табыны артында үткән елларны искә алып, әңгәмә кордылар.

Сишәмбе, 23 апрель 2019, 08:47