Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

27 апрель көнне шәһәр зиратларында традицион Хәтер көне – мәрхүмнәрне искә алу көне үткәрү планлаштырыла. Бу көнне Яр Чаллыда шәһәр зиратына җәмәгать транспорты оештырылачак. Автобуслар «Океан», «Пединститут» һәм «Электротехников» тукталышларыннан 7:00 дән 12:00 сәгатькә кадәр йөриячәк. Көтү интервалы 15 минут тәшкил итәчәк.

Гражданнар соравы буенча автобус хәрәкәте 28 апрельдә дә оештырылачак. Автобуслар 30 минут ара белән «Пединститут» һәм «Электротехников» тукталышларыннан кузгалачак.

Җомга, 26 апрель 2019, 08:24