Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов Бөек Ватан сугышы ветераны Никулин Григорий Фокеевичка һәм фашист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыны Самойлова Людмила Владимировнага барды. Ул аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады һәм ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырды. 

Григорий Фокеевичны 1943 елда Совет Армиясе сафларына алалар. Ул икенче Ерак Көнчыгыш фронтында артиллерия полкында шофер булып хезмәт итә, 1950 елда демобилизацияләнә. 1972 елдан 1976 елга кадәр КАМАЗ автомобиль заводы төзелешендә эшли, аннары Краснодар шәһәрендә техник күзәтү буенча инженер булып китә, 2002 елда Яр Чаллыга күченә. Григорий Фокеевич «II дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, «Японияне җиңгән өчен», «Жуков» медальләре, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Людмила Владимировнаның гаиләсен 1941 елда фашист концлагерена, башта Польшага, аннары Австриягә җибәрәләр. Аңа ул чакта нибары җиде ай була. 1945 елда гына Совет гаскәрләре гаиләне концлагерьдан азат итәләр. Людмила Владимировна Яр Чаллыда 1972 елдан бирле яши, «КАМАЗ» ААҖнең пресс-рама заводында эшли.

Чәршәмбе, 24 апрель 2019, 08:18