Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мэриядә Башкарма комитет Җитәкчесе Ринат Абдуллин рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча шәһәр комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Агымдагы елның I кварталында юл һәлакәте торышы турында доклад белән Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке Эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков чыгыш ясады. Әйтик, быел шәһәрдә зыян күрүчеләр белән 101 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда ике кеше һәлак булган, 118 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Моннан тыш, матди зыян салынган 3 911 һәлакәт булган. "Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны һәм яраланучылар саны 20 кешегә кимегән, шул ук вакытта һәлак булучылар саны ике тапкырга арткан. Узган ел бер кеше булса, быел – икәү", – дип билгеләп үтте Радий Кадиков.

Гомуми файдаланудагы юлларны язгы комплекслы тикшерү нәтиҗәләре турында транспорт бүлеге башлыгы Руслан Ибраһимов сөйләде: «ЮХИДИ рекомендацияләре нигезендә тукталышларны күчердек, өстәмә җәяүлеләр кичү юллары оештырдык. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Әхмәтшин урамында җәмәгать транспорты тукталышын күчерү турында Карар кабул ителде».

Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин ЮХИДИ, юл оешмалары һәм Башкарма комитетның транспорт бүлегенә юлларны ремонтлау һәм куркынычсызлык белән тәэмин итү буенча уртак эш оештырырга кушты: «Сез берьюлы барысын да чакырыгыз, бергәләп эш башлагыз, билгеләрне урнаштырыгыз, кирәк булса юлны ябыгыз, ел саен бер үк хаталарны кабатламас өчен халыкка хәбәр итегез. Бу юл хәрәкәтен оештыру буенча зур эш, шул чакта бөкеләр булмаячак», - диде ул.

Чәршәмбе, 24 апрель 2019, 08:44