Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25 һәм 26 апрель көннәрендә сәгать 8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр шәһәрнең салым инспекциясендә «Ачык ишекләр көне» Бөтенроссия акциясе узачак. Акция кысаларында чаллылылар салым хезмәте хезмәткәрләреннән алынган керемне декларацияләү бурычы булу (булмавы) һәм аннан салым түләү кирәклеге, НДФЛ буенча салым декларациясен тутыру тәртибе, НДФЛ буенча бурычлар булу (булмавы), программа тәэминаты белән эшләү тәртибе, салым декларациясен тутырырга мөмкин булган электрон сервислар турында мәгълүмат ала алачаклар. 

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча Россия Федераль салым хезмәте инспекциясе автокала халкына 2018 елда алынган керемнәр өчен хисап тотарга кирәклеге турында искә төшерә. 30 апрельгә кадәр физик затларга 2018 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга кирәк. 2019 елгы декларация кампаниясе турында тулырак мәгълүматны www.nalog.ru сайтының "Декларация кампаниясе" бүлегендә белергә була.

Пәнҗешәмбе, 25 апрель 2019, 11:16