Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

29 апрельдән 24 майга кадәр кадастр эшләре базарында эшләүче оешмалар Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен Җиңүнең 74 еллыгына багышланган махсус акция үткәрәчәкләр.

 «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе» оешма әгъзалары бушлай кадастр эшләрен башкарачаклар. «9 май» акциясендә катнашучы оешмалар исемлеге, шулай ук кадастр оешмалары күрсәтә торган хезмәтләр төре белән ассоциациянең рәсми сайтында танышырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат +7 (843) 291-05-10 телефоны буенча.

Шулай ук махсус акциядә «Техник инвентаризация һәм кадастр эшләренең региональ үзәге» катнаша. Әлеге оешма вәкилләре күчемсез милек объектына (техник план, межалау планы, объектның урнашу схемасы һәм башкалар) техник документлар бушлай әзерлиләр. Моннан тыш, проблемалы хәл килеп туган очракта, акцияне оештыручылар ярдәм итәргә, кирәк булган очракта судка гариза язарга,  документларны электрон рәвештә Росреестрга бушлай бирергә әзер. Шул ук вакытта белгечләр мөрәҗәгать итүчеләрнең өйләренә барырга әзер. Акцияне үткәрү турында тулырак мәгълүматны +7 987 400 77 11 телефоны аша белергә була.

Дүшәмбе, 13 май 2019, 11:53