Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгендә Европа иммунизация атналыгы кысаларында Бала тудыру йортында вакцинациягә ярдәм итү акциясе узды. Баласына прививка ясарга ризалык биргән әниләр тантаналы рәвештә прививка сертификаты алдылар, анда инде сабыйның беренче прививкалары  язылган һәм ныклы иммунитет символы буларак яшел тасма төшерелгән. Акция шулай ук КБМҮнең балалар сырхауханәсендә дә узачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Европа иммунизация атналыгы 22нән 28 апрельгә кадәр уза. Балаларны вакцинацияләүгә аерым игътибар бирелә. Белгечләр үсеп килүче буынны вакцина сыйфатыннан курыкмыйча, прививка ясарга кирәк, дип ассызыклый. Бүгенге көндә илебез территориясендә профилактик прививкаларның Милли календаре алып барыла, ул  12 инфекциягә каршы прививканы үз эченә ала. Бала тудыру йортында В вируслы гепатитка  һәм туберкулезга каршы вакциналар ясала.

Чәршәмбе, 24 апрель 2019, 15:54