Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда яшәүче тугыз меңнән артык кеше шәһәр территорияләрен чистарту һәм төзекләндерүгә чыкты. Җыештыру эшендә территориаль иҗтимагый үзидарә, оешмалар, идарә компанияләре, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, предприятиеләр һәм оешмалар, җәмәгать туклануы объектлары, сәүдә үзәкләре катнашты. Уртак көч белән 314 га чистартылган, 630 куб метрдан артык чүп чыгарылган, шул исәптән үсемлекләр, 55 берәмлек техника җәлеп ителгән, 260 агач һәм куак утыртылган.

 Бүген Беляев урамында 12 яшел үсенте барлыкка килде. «Горзеленхоз» хезмәткәрләре Эчке эшләр идарәсе бинасы каршында туя һәм нарат утырттылар. Кичә Башкарма комитет хезмәткәрләре Хәсән Туфан проспектында, 12 комплекс ягыннан 40 агач утырттылар. Шулай ук 19 комплекс ягыннан Сөембикә проспекты буенча 40 зәңгәр чыршы барлыкка килде.

Орловка чиркәве районында «Горзеленхоз», Комсомол районы хакимияте, «Торак-коммуналь һәм транспорт хезмәтләре сыйфатын контрольдә тоту идарәсе», «ДСГИ» МУП, «Орловка», «32 комплекс», «Балкыш», «Кызыл тау» ТИҮ рәисләре катнашында агачлар утыртылды. Үзәк район администрациясе хезмәткәрләре Тынычлык проспекты буйлап 17 комплекс каршында урнашкан территориядә газоннарны чүп-чардан һәм яфраклардан чистарттылар һәм 19/01 торак йорт каршындагы бушлыкта чүп-чар җыештырдылар. "Горкоммунхоз" предприятиесе хезмәткәрләре "Камаз-Энерго" коллективы белән берлектә, Батенчук урамындагы зиратны санитар чистарттылар. Е. Н. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы һәм Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте студентлары ярдәме белән  Чаллы һәм Мироновка бистәсе арасындагы территорияне, шулай ук Муса Җәлил проспектындагы 4 комплекс һәм «Энергетик» мәдәният сарае янындагы территорияне чүп-чардан чистартты.

Чәршәмбе, 24 апрель 2019, 16:02