Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Җиңү көне алдыннан ветераннарның өйләренә барып тәбрикләү дәвам итә. Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева Орлов-Курск дугасындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Борһанов Әхәт Саин улы белән очрашты һәм аңа Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк тапшырды.

Автозавод районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Винер Харисов ветераннар Залога Мария Леонтьевна һәм  Басыймов Мөгаллим Басыйм улын якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрик итте.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чын күңелдән тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм фашист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыны Миронова Галина Николаевнага бүләк һәм котлау открыткасын тапшырды.

Чәршәмбе, 24 апрель 2019, 16:49