Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

27 апрельдә Яр Чаллы "Экоквест"ы Шилнә урманында узачак. Бу команда уены булачак, аның барышында активистлар Шилнә урманнары территориясен чистартырга һәм кедр үсентеләрен утыртырга ниятли. Акция барышында катнашучылар чүпне аерым җыюга өйрәнәчәкләр. Квест «ЭкоЯз 2019» Республика экологик проектына һәм «Агач утырт» акциясенә багышлана. Анда 100 кеше – экология берләшмәләре һәм мәгариф учреждениеләре активистлары, иҗтимагый оешмалар, яшь гаиләләр, инициативалы чаллылылар катнашачак. Барлыгы 10 команда формалашкан. Чара программасында: макулатураны үсентеләргә алмаштыру, үсентеләрне утырту, фотоконкурс, «Шилнә урманын саклаган өчен» флешмобы.

Пәнҗешәмбе, 25 апрель 2019, 14:16