Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча актив эш дәвам итә. Җиңү көне алдыннан ветераннарга Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырылды. Бүген Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов районның ике ветеранына котлаулар җиткерде.

Шакирҗанов Әзһәр Шакирҗан улы Татарстан Республикасы Сарман районы Азалак авылында туган. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлаган. 1944 елда Совет Армиясе сафларына алына. Саратов запас полкында хезмәт итә. Сугышчан бүләкләре: «Германияне Җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре. 1951 елда демобилизацияләнә һәм Пермь өлкәсенә күчә, анда Кама аръягы хәрби заводында вальцовщик булып эшли. 1952 елда Свердловск шәһәренә күчеп килә. 1953 елда Нигъмәтуллина Таһира Бәдертдин кызына өйләнә. Лаеклы ялга чыкканчы «Торба-мотор» заводында эшли. 2004 елда Яр Чаллыга күчеп килә.

Идиятуллин Илгизәр Гариф улы Татарстан Республикасы Тукай районы Теләнче Тамак авылында туган. Урта мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлаган. 1944 елда Совет Армиясе сафларына алына. Пенза өлкәсендә 14нче атлы артиллериясенең запас полкында хезмәт итә. 1945 елда Иран Республикасына хезмәткә җибәрелә, шулай ук Әрмәнстан Республикасының Делеган шәһәрендә хезмәт итә. Сугышчан бүләкләре: «Германияне Җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре бар. 1951 елда демобилизацияләнә. 1952 елда Роза Рәхим кызына өйләнә һәм гаиләсе белән Чаллыга күчеп килә. 1952-72 елларда урман эшкәртү базасында тракторчы булып эшли. 1972 елдан лаеклы ялга чыкканчы КАМГЭС предприятиесендә бульдозер машинисты булып хезмәт куя.

Пәнҗешәмбе, 25 апрель 2019, 14:38