Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

41нче мәктәптә муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре һәм баш бухгалтерлары белән киңәшмә узды. Катнашучыларга башкару һәм финанс дисциплинасы турында сөйләделәр. 2018 елда үткәрелгән тикшерүләр барышында ачыкланган хокук бозулар турындагы докладлар белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина, Контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе һәм Чаллы шәһәре муниципаль учреждениеләрен финанслау үзәге директоры Светлана Мөлекова чыгыш ясады. Йомгаклау сүзе белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов мөрәҗәгать итте.

Киңәшмәдә катнашучыларга хокукый мәйдан кысаларында эш оештыру кирәклеге һәм гамәлдәге законнар нормаларын бозуга юл куймау турында искәрттеләр.

Пәнҗешәмбе, 25 апрель 2019, 16:01