Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда татар халкының бөек улы Габдулла Тукайны искә алдылар. Шагыйрь туган көнен бәйрәм итү уңаеннан шул исемдәге сквер янында «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге һәм Татар дәүләт драма театры артистлары, язучылар һәм шагыйрьләр чыгыш ясады. Чара барышында тамашачылар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, Чаллы артистлары, шагыйрьләр һәм яшь талантлар башкаруында яраткан шигырьләрен тыңладылар.

10:00 сәгатьтә сквер янында Чаллы картиналар галереясе оештырган интерактив мәйданчык эшли башлады, шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре шагыйрь иҗаты буенча әдәби викторина уены үткәрделәр. Чара кунаклары өчен картиналар галереясе фондларыннан күчмә күргәзмә тәкъдим ителде. 

Шигърият бәйрәменең тантаналы өлешендә сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов мөрәҗәгать итте: “Бүген бөек Тукаебызның туган көнен билгеләп үтәбез. Әлбәттә бу туган көн генә түгел, татар теленә мәхәббәтебезне белдерергә тырышабыз. Татар теленә мәхәббәт ул бер көндә генә булмый, елына бер җыелып матур шигырьләр сөйләү әле ул татар телен белү дә, татар теленә мәхәббәт дигән сүз түгел. Шуңа күрә бүгенге форсаттан файдалынып, мин монда басып торучы татар теле укытучыларына, туган телебездә дәресләр алып баручы тәрбиячеләргә рәхмәтемне белдерәм. Сезнең хезмәтегез, шушы балаларның татар телендә чыгыш ясауларын ишетү ул бик зур горурлык булып тора. Бүгенге бәйрәм ул бер көн кысаларында гына узмый, берничә атна бара. Бөек шагыйребезнең туган көненә кадәр һәм туган көненнән соң да аңа багышланган чаралар шәһәребез мәдәният учакларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә үткәрелә.  Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыелган шагыйрь һәм язучыларыбызга да рәхмәтемне җиткерәм. Татар теленең киләчәге булсын өчен укучылар кирәк, ә укучылар булгач аларга язучылар кирәк,” - диде ул. 

Чарада шулай ук әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Җомга, 26 апрель 2019, 12:23