Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин бүген синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты призерлары булган "Дельфин" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Чаллы спортчылары Татарстан җыелма командасын тәкъдим иттеләр. Гомуми команда зачетында алар төркем дисциплинасында бронза медальләр яулады, ә Артур Коршунов һәм Анна Гордеева дуэты көмеш медальгә ия булды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Артур Коршунов-республикада бердәнбер синхрончы.

"Кызлар халыкара командалар белән беррәттән чыгыш ясадылар. Акробатик программаны куйдылар. Бу безнең өчен, гомумән алганда, Россия өчен яңалык. Ярышлар FINA дөнья сериясе этабы кысаларында узганга, анда Белоруссия, Үзбәкстан, Венгрия командалары чыгыш ясады. Без бу халыкара командаларны узып киттек", – дип сөйләде синхрон йөзү буенча Татарстан җыелма командасы тренеры Юлия Белоглазова.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан җыелма командасы синхрон йөзү буенча «Альбатрос» бассейнында шөгыльләнә. Җыелма команданың бөтен командасын диярлек чаллылылар тәшкил итә. "Дельфин» спорт мәктәбендә синхрон йөзү белән барлыгы 250 бала шөгыльләнә.

"Хәзер республикада җыелма команданың тренировкалар өчен бассейн бар дип күпләр мактана алмый. Шуңа күрә без марканы тотарга һәм безгә кертелгән акчаларны акларга тырышабыз, – дип билгеләп үтте Юлия Белоглазова.

Тренер сүзләренә караганда, суда синхрончылар көнгә 12 сәгать үткәрәләр. Алар барысы да 10-15 ел йөзү белән шөгыльләнә.

«Эштә дә нәкъ шулай ук, әгәр дә бу эшчәнлек төренә тулысынча бирелмәсәң, беркайда да нәтиҗәләргә ирешмәссең. Бу синхрон йөзү яки мәктәптә укыту булсын. Укытучы яки төзүче камилләшмәсә, профессионал булмас. Сез инде иң яхшы үрләр яулавыгыз, бүләкләр, танылу алуыгыз белән уникаль. Сезнең перспектива бар. Чаллы гына түгел, бөтен республика сезнең белән горурлана», – диде Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин.

Очрашу дустанә әңгәмә атмосферасында узды. Башкарма комитет җитәкчесе сораулар бирде, тренировкалар шартлары, Чаллы синхрончыларын укыту белән кызыксынды. Очрашу ахырында спортчыларга шәһәр Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тулы фоторепортажны "Вконтакте" челтәренең  "Чаллы шәһәре администрациясе" төркемендә карарга була.

Җомга, 26 апрель 2019, 13:04