Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Нур" яшьләр үзәгендә «Китап ярышы» исеме астында татар телендә вакытка уку шәһәр конкурсы узды. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланды. 

Конкурста катнашучыларга әдәби әсәрдән вакытка өзек укырга кирәк иде. Иҗади чарада шәһәрнең түбәндәге белем бирү учреждениеләреннән 44 кеше катнашты: Яр Чаллы педагогия көллияте; Кама төзелеш көллияте; Тимирясов исемендәге КИУ, Яр Чаллы медицина көллияте; Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты һәм 6, 34, 51, 50нче мәктәпләр. 

Иң яхшы нәтиҗәне педагогия көллияте студентлары Файхетдинова Айзилә (минутына 342 сүз) һәм Шәйхетдинова Таңсылу (минутына 309 сүз), шулай ук Тимирясов исемедәге КИУ студенты Фәйзетдинова Айгөл (минутына 301 сүз) күрсәттеләр.

Җомга, 26 апрель 2019, 11:30