Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушин җитәкчелегендәге "Яран гөл" татар вокаль ансамбле иҗат эшчәнлегенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Юбилей концерты "КАМАЗ" мәдәният сарае сәхнәсендә узды. Бүген ансамбль коллективында автокала балалар музыка мәктәпләренең 11 укытучысы чыгыш ясый. Аларның барысын да татар җырына мәхәббәт берләштерә. Татар халкының иң яхшы җыр сәнгате үрнәкләрен – татар композиторларының һәм халык иҗаты җәүһәрләрен пропагандалау-ансамбль эшчәнлегенең төп максаты булып тора. Концертта "Ак калфак", "Шәл бәйләдем", "Пар ат" кебек халык җырлары яңгырады.

Концертта шулай ук шәһәрдә танылган "Наигрыш" инструменталь ансамбле дә чыгыш ясады. Алар башкарган татар халык җырлары тамашачылар тарафыннан аеруча җылы кабул ителде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 20 ел эчендә "Яран гөл" вокаль ансамбле Башкарма комитетның мәдәният идарәсе, картиналар галереясы, шагыйрьләрнең һәм язучыларның иҗади кичәләрендә, шулай ук шәһәрдә узган төрле концерт программаларында катнашты. Татар халык иҗатын, фольклорын тирәнтен белү, җыр материалына игътибарлы һәм сакчыл караш, милли колоритны саклый белү ансамбль җитәкчесе Әнәс Фәйрушинга халык җырларын оригиналь эшкәртү мөмкинлеге бирә. "Яран гөл" ансамбле коллективы "Маэстро" сәнгать уку йортлары укытучыларының башкару осталыгы республика конкурсы, "Музыкаль мозаика", "Казань лучезарная", "Весенние проталины" халыкара конкурслары, "BRAVO CANTANTE" педагогларының Бөтенроссия вокаль конкурсы һәм башка күп кенә республика һәм халыкара конкурслар лауреаты булып тора.

Җомга, 26 апрель 2019, 11:46