Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

41 нче «Умырзая» балалар бакчасында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә» яшь шигырь укучылар шәһәр конкурсының финалы узды. Ике турдан торган конкурста 135 мәктәпкәчә яшьтәге бала катнашты. Финалга 22 мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләнүчеләр чыкты. Конкурста беренче урынны 23, 56, 94 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр алды. Икенче урында 3, 12, 118 нче бакчалардан мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыкты. Өченче урынга 2, 50, 95, 98 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр лаек булды.

Финалистларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. "Тукай безнең йөрәкләрдә" конкурсы призерлары Г. Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган шәһәр чараларында катнашачак.

Җомга, 26 апрель 2019, 13:28