Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 33 еллыгына багышланган чара район хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева, «Чернобыль Берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Николай Филиппов катнашында чара узды. Һәлак булган иптәшләрен искә алырга килүчеләр арасында һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүчеләр генә түгел, «КамГЭСэнергострой» ААҖ, иҗтимагый оешма вәкилләре, мәктәп укучылары да бар иде.

Тантанада катнашучылар Чернобыль АЭС авариясен бетерүдә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм аларга багышлап куелган истәлек ташына чәчәкләр салдылар. Көн дәвамында Чернобыль АЭСын ликвидацияләүче геройлар хөрмәтенә район мәктәпләре укучылары истәлекле урынга чәчәкләр китерделәр.

Җомга, 26 апрель 2019, 14:40